Мәдәният министрлыгының мәгълүмат стендларында «Чертово городище» язылышына карата аңлатмасы

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

«Алабуга шәһәрлеге» тарих-археология комплексының мәгълүмат стендларында «Чертово городище» сүзтезмәсенең язылышына карата Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итә. Мәдәни мирас объекты турында белешмәләрдән торган мәгълүмати язмалар тарих һәм мәдәният һәйкәлләрне дәүләт сагына кую турында норматив-хокукый акт нигезендә билгеләнә.

"Чортово городище" археология һәйкәле исеме мәгълүмати  язмасы "РСФСР да мәдәният һәйкәлләрне саклау эшен алга таба яхшырту турында" РСФСР Министрлар Советының 1960 елның 30 августында имзаланган 1327 номерлы карары белән раслана.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, революциягә кадәрге чорда 1917-1918 елларда рус теле орфографик реформасына кадәр, «Чорт» сүзен Ё(е) һәм О хәрефе белән дә язу дөрес булган. Владимир Даль сүзлегендә «Чорть»/ «чёртъ» дигән язуның ике формасы да очрый. Революциягә кадәр Алабугадагы Чертов шәһәрлеге манарасы күренеше төшерелгән открыткалар сакланган. Анда "ЧОртово гороДбище" (нәкъ менә "гороДбище" һәм "Чертово городище") дигән сүзләр дә очрый. 

Хәзерге вакытта Алабугада ике мәгълүмати стенд урнаштырылган. Легендар манарага таба барган юлда урнаштырылган беренче стендта «Чортово» сүзе элекке орфография (инкыйлабка кадәрге реформа һәм 1956 елгы реформа) кагыйдәләре буенча язылган һәм шул ук вакытта, сүз куштырнакларга алынган, манара янында без күнеккән заманча язу - «Чертово» кулланылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International