Лаешта Г.Р. Державин исемендәге премия Лауреатын бүләкләделәр

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Державин шигърият фестивале чаралары Лаеш районында 14.00 сәгатьтә башланды. Г.Державин исемендәге үзәк мәйданда  поэзия бәйрәме узды. Ул һәйкәлгә чәчәкләр салудан башланды. Бөтенроссия Державин шигърият бәйрәмендә тантаналы рәвештә Г.Р. Державин исемендәге республика премиясе тапшырылды. 

2021 елда әдәбият өлкәсендә  Г.Р. Державин исемендәге премия  Лауреаты язучы Иванова Ольга  Ефим кызы "Казан ханбикәләре" трилогиясе өчен бүләкләнде. Трилогия  «Нурсолтан», «Гәүһәршад», «Сөембикә»  романнарыннан тора. Ольга Иванова - ТР Язучылар берлегенең рус  секциясе җитәкчесе. "Казан ханбикәләре" трилогиясенең 1 өлеше 2002 елда, 2 өлеше 2019 елда, 3 өлеше 2020 елда нәшер ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International