15 июль ТР Милли музее Казан халкына һәм кунакларга яңартылган эчке ишегалдын күрсәтәчәк

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

15 июль Татарстан Республикасы  Милли музее Казанда яшәүчеләргә  һәм кунакларга яңартылган эчке  ишегалдын күрсәтәчәк, анда җәй  буе гадәти булмаган мәдәни  чаралар узачак. Быел җәй музыка, кино, әдәбият һәм театр, лекцияләр  һәм концертлар үткәрү планлаштырылган.

Республика мәдәният министрлыгы ярдәмендә булдырылган проект «hАВА» дип исемләнде. "Бу музей эшенә дә, мәдәниятне үстерүдә халыкка да яңа саф һава сулышы. Музей эшен үстерүдә яңа, эксперименталь, новаторлык адымнары - дөнья тренды ", - ди Милли музейның генераль директоры вазифаларын башкаручы Алиса Вяткина.

Кичәнең Хедлайнеры Jukebox trio вокаль коллективы булачак - алар күптән Мәскәүне һәм бөтен Россиянең алкышларын яулаган Казан егетләре. Менә 15 елдан артык Jukebox trio - абыйлы-энеле Владимир һәм Илья Иванов һәм Гарри Краулис - музыка коралларыннан файдаланмыйча өч тавыш ярдәмендә иң модалы электрон музыкантлардан калышмый торган куәтле яңгырау тудыралар һәм Comedy club "Беренче канал" программаларының төрле телешоуларының яраткан кунаклары булып торалар. Аларның һәр чыгышы - ниндидер яңа һәм кызыклы ачыш. 15 июль концертында Jukebox trio халык алдында популяр тиктокерлар статусында чыгыш ясаячаклар. Егетләр яңа каверлар һәм авторлык композицияләре белән гаҗәпләндерәчәк.

Казан сәхнәсен Альбина Әпсәләмова һәм Евгений Соколов, Лия һәм Оскар дуэтлары һәм Мануш төркеме тәкъдим итәчәк. Һәр коллектив мәйданчыкта үз жанрын тәкъдир итә: заманча шигърият һәм тере аваз синтезы, төрле жанрдагы дуэтлы башкарулар, джаз һәм башка бик күп яңалыклар көтелә. Ә тамашачыларны ачылыш тантанасында фестивальнең партнерларыннан сюрпризлар белән ярышлар көтә. «hАВА» фестиваленә килегез!

Старт - 15 июль, 19.00 сәг.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International