Бөтенроссия Державин шигърият фестивале 14 июльдә узачак

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Быел бөек рус шагыйре һәм күренекле дәүләт эшлеклесе Гавриил Роман улы Державинның тууына 278 ел тула. Рус әдәбиятын Г.Р.Державин исеменнән башка күз алдына китереп булмый, чөнки аның иҗаты XVIII гасыр азагы – XIX гасыр башы шагыйрьләренә генә түгел, ә аннан соңгы рус әдәбиятына да җитди йогынты ясый.

Гадәттәгечә, быел да 14 июльдә Бөтенроссия Державин шигърият фестивале узачак, аны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге һәм Лаеш муниципаль районы оештыра.

Шигърият фестивале Казанда сәг. 11.00 дә Г.Р. Державин һәйкәленә чәчәкләр салудан башланачак. Тантанада Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х. Әюпова, Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин, Татарстан Республикасы язучылар берлеге рәисе Р.Р. Зәйдуллин, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзалары, «Татарстан Республикасының рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе И.А. Александровская, милли-мәдәни берләшмә, педагоглар, фәнни һәм әдәби-мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашачак.

Державин шигърият фестиваленең төп чаралары Лаеш районында 14.00 сәгатьтә башлана. Лаешның үзәк мәйданында шигърият бәйрәме узачак.

Тантаналы чарада Г.Р. Державин исемендәге Республика премияләре дә тапшырылачак. Аннан соң республиканың әйдәп баручы музыкаль, театр фольклор коллективлары катнашында театральләштерелгән әдәби-музыкаль тамаша булачак. Бәйрәмдә алдагы елларда Державин премиясенә лаек булган лауреатлар чыгыш ясаячак, шигърият фестивалендә Татарстан Республикасы әдәби берләшмәләре әгъзаларының шигырьләре дә яңгыраячак.

Фестиваль программасына Лаеш районының Державин белән бәйле урыннары буйлап һәм Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда экскурсия оештыру да каралган. Фестиваль кунаклары «Вакыт елгасы – Г.Р. Державин тормышы» экспозициясендә һәм Лаеш шәһәренең хәрби дан музеен да күрәчәк.

Шигърият бәйрәмендә Лаеш районының "Державин бабай безне бәяләде..." дип исемләнгән иҗади конкурсында җиңүче балаларны бүләкләү тантанасы да булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International