Татарстан Республикасы Язучылар берлеге каршында Сәнгатьле тәрҗемә үзәге булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

2021 елның 9 июле, җомга

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашында бүген Татарстан Республикасы Язучылар берлеге каршында Сәнгатьле тәрҗемә үзәге булдыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Сәнгатьле тәрҗемә үзәге булдыру киңәшмәсендә матур әдәбиятны Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм халыкара телләргә сәнгатьле тәрҗемә итү үсеше концепциясен булдыру, тәрҗемә ителгән әдәбиятны Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә тәкъдим итү, экспертлар җәмәгатьчелеген җәлеп итү, "Тәрҗеман" махсус премиясен булдыру, кадрларны укыту мәсьәләләре каралды.

Агымдагы елның lll кварталына ТР Язучылар берлеге каршындагы Сәнгатьле тәрҗемә үзәге концепциясе тәкъдим ителер дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International