Бүген "Борынгы Чистай. Яңарыш» күргәзмәсе тәкъдир ителәчәк

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Бүген 8 июль 16:00 сәгатьтә М.Горький һәм Ф.Шаляпин әдәби-мемориаль музеенда "Борынгы Чистай. Яңарыш» күргәзмәсе тәкъдир ителә.

Проектның максаты: Татарстанның борынгы шәһәренең тарихын һәм архитектура образын сынлы сәнгать чараларында саклау.

Берничә ел элек Чистай җимерек йортлары һәм иске һәйкәлләре булган, артта калган инфраструктуралы һәм предприятиеләрдән торган ташландык шәһәр хәлендә иде. Тиз арада шәһәрнең архитектура объектлары торгызылды һәм реконструкция ясалды. 2019 елда Чистай Россия мәдәният министрлыгы ярдәменә лаек булды, кече тарихи шәһәрләрне торгызу программасы буенча акча бүлеп бирелде. Программа 2025 елга кадәр тормышка ашырылачак. Тик Чистайда хәл ителмәгән мәсьәләләр әле бар. Шәһәр турында бөтен Россия белергә тиеш, Чистай пристаненә теплоходлар килсен, күргәзмә залларында, музейларда туристлар тулып торсын өчен башкарасы эшләр бихисап.

Әлеге күргәзмә шәһәргә карата кызыксыну арттыру максаты белән Татарстан буйлап сәяхәт итәчәк. Алга таба проект күргәзмәләре Мәскәү һәм Санкт-Петербургта узачак. Шәһәрнең тарихы танылган тарихи исемнәр белән бәйле. Барлык мәгълүмат күргәзмә буклетларында һәм тарихи белешмәләрдә чагылдырылган.

Проектның асылы: Россиянең танылган рәссамнары һәм Татарстанда 2021 елның 3 маенда Чистай шәһәрендә пленэрга җыелды. Географик яктан Чистай Татарстанның үзәге булып тора. Рәссамнар 14 көн дәвамында революциягә кадәрге биналарны, шәһәрнең истәлекле урыннарын рәсемгә салдылар. Пленэр ахырында 60 картинадан торган күргәзмә оештырылды. Пленэрның йомгаклау күргәзмәсе 17 майда Чистайның ике музей мәйданчыгында һәм «Чистай» мәдәни үзәгендә узды.

Хәзер экспозиция Казанга күчте, бер ай дәвамында М.Горький һәм Ф.Шаляпин әдәби-мемориаль музеенда кунакларны сөендерәчәк.

Проект тәмамлану белән егерме әсәр Чистай музей - тыюлыгына, Чистай шәһәренә һәм Чистай мөхтәсибәтенә тапшырылачак.

Проект дәвам ителәчәк. "Элек" һәм "Хәзер" экспозициясе оештырылачак, анда 2021 елга кадәр һәм реконструкциядән соң ясалган сәнгать әсәрләре берләшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International