Әлфия Афзалова исемендәге иҗат үзәге ачылды

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

Казанның “Туган авылым” милли комплексында легендар татар җырчысы Әлфия Афзалованың иҗат үзәге ачылды. Иҗат үзәгенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.

Татарстан Президентын Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы инвестицияләр үсеше Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев каршылады.

Продюсер, җырчының кызы, әлеге үзәкнең җитәкчесе Зөлфия Нигъмәтҗанова (Авзалова) республика җитәкчелегенә яңа мәдәни үзәк буенча экскурсия үткәрде. Бу үзәк җырчы Әлфия Афзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды белән берлектә  республиканың күпмилләтле халкы, шулай ук Россия һәм чит ил кунаклары өчен татар милли мәдәниятен, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен үстерү максатыннан булдырылды. Үзәкнең концепциясе булдырылды, бина реконструкцияләнде, татар җырчысы Әлфия Афзалованың уникаль артефактлары коллекциясе, фото, аудио- һәм видеоматериаллары тупланды.

"Бу үзәктә Әлфия  Афзалованың иҗат юлы һәм тормышы. Монда һәрвакыт аның иҗатын  сөючеләр килергә тиеш һәм  бу безнең бурычыбыз", - диде  мәдәният министры Ирада Әюпова.

Министр әйтүенчә, Әлфия Афзалова бөек җырчы гына түгел, татар халык мәдәниятенең чын амбасадоры.  Ул гастрольләр белән татарлар яшәгән йөзләгән шәһәр һәм авылларны йөреп чыккан - Урта Азиядән алып Балтыйк буена кадәр аның җыры, моңы яңгыраган.

Рөстәм Миңнехановка хан чорының тарихи костюмнары, Татарстан Республикасының халык костюмнары, шулай ук никахлашу йоласын уздыру өчен киемнәр коллекциясен дә тәкъдир иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International