Болгар музей-тыюлыгы территориясендә беренче тапкыр Халыкара этномәдәни «Ага-Базар» фестивале уза

2021 елның 3 июле, шимбә

Бүген сәг. 11.00 Болгар музей-тыюлыгы территориясендә беренче тапкыр Халыкара этнокультура «Ага-Базар» фестивале башлана.

Фестивальнең үзәк мәйданчыгында урта гасырларның Болгардагы  «Көнчыгыш базары" урнашачак, анда кулдан ясалган уникаль эшләнмәләр белән тулы сәүдә рәтләре тезеләчәк, тематик мәйданчыклар, декоратив-гамәли сәнгать буенча иҗади шөгыль остаханәләре оештырылачак. Төп сәхнәдә концерт узачак.

«AGA BAZAR» этномәдәни фестиваленең программасы:

10:00-18:00 «Көнчыгыш базар»

12:00-13:00 Тере сыннар

13:00-14:00 Ходуля белән йөрүчеләр  тамашасы

14:30-15:00 «АЛБАСТЫ» променада спектакле

15:00-16:00 Музыкантлар

10:00-16:00 Һөнәрчелек остаханәләре

11:00-16:00 Милли ишегалды

Бу мәйдачыкта милли киемнәр һәм милли ашханәсе булган 6 өй урнашачак. Уртадагы сәхнәдә ТР районнарыннан килгән үзешчән фольклор коллективлары чыгыш ясаячак.

11:00-16:00 Uen Fest (Уен фест)

Чатырда өстәл уеннары, балалар өчен мастер-класслар, хәрәкәт уеннары һәм милли бәйгеләр мәйданы да булачак. Саламнан ясалган лабиринт аша узу мөмкинлеге дә бар.

11:00-18:00 Милли кухня

11:00-14:00 Республика милли уен кораллары “Моңлы Татарстан” конкурс-фестивале

12:00-14:00 Республика татар фольклоры «Иске Казан түгәрәк уены» конкурс-фестивале

16:00-18:00 IsTELek (Истәлек)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International