Ташкентта татар халкының милли бәйрәме- Сабантуй-2021 узды

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

9 июнь Ташкент шәһәренең М.Улугбәк исемендәге «Central Park» мәдәният һәм ял паркында Үзбәкстан Республикасының бәйсезлегенә 30 ел тулуга багышланган «Сабантуй-2021» татар халкының милли бәйрәме узды.

Тантаналы чарада Үзбәкстан Республикасының рәсми орган вәкилләре, Татарстан Республикасы делегациясе, Ташкентта аккредитация узган дипломатик корпус вәкилләре, республиканың милли-мәдәни үзәкләре алдынгылары, ММЧ вәкилләре, иҗади интеллигенция, ватандашлар һәм яшьләр катнашты.

Чара шулай ук Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына да багышланды.

Бәйрәмдә Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Үзбәкстан Республикасының туризм һәм спорт министры Азиз Абдухәкимов, Ташкент өлкәсе Хакиме Даврон Хидиятов, Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм дуслык элемтәләре Комитеты рәисе Р.Д.Корбанов, Үзбәкстан Республикасында Россия Федерациясе эшләрендә вакытлы ышанычлы вәкиле Вадим Митрофанов, Үзбәкстанда «Россотрудничество» вәкиллеге җитәкчесе Михаил Вождаев, Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиле Айдар Әхтәриев, башкорт корылтае Башкарма комитеты әгъзасы Ринат Рамазанов, Ташкент шәһәрендә татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге рәисе Ришат Нәбиуллин, З.Вәлиди исемендәге Башкорт мәдәни үзәге рәисе Ринат Гуляев, Ташкент шәһәре өлкәннәр Советы рәисе Рим Гыйниятуллин, Үзбәкстан Республикасыннан «Татар кызы» Халыкара конкурсының Гран-при иясе Лилия Камилова катнашты.

Айдар Әхтәриев Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов исеменнән җибәрелгән сәламләү хатын укыды, шулай ук «Габдулла Тукайга 135 яшь» истәлек билгесен тапшырды.

Сабантуйда көрәш, гер күтәрү, армрестлинг, аркан тарту, әтәчкә менү, кашыкка йомырка салып йөгерү, көянтә һәм тулы чиләкләр белән йөгерү, салам капчыклары белән бүрәнәдә сугышу, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү һ.б. ярышлар узды. Концерт программасыннан тыш, паркта татар милли ризыгы, өй җиһазлары һәм кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылган иде. Чараны Юлия Колдакова җитәкчелегендәге «Эдельвейс» һәм Светлана Касаткина җитәкчелегендәге «Жемчужина» бию коллективлары татар һәм рус биюләре белән башлап җибәрде.

Программаны Казан филармониясе солистлары – Татарстан Республикасының атказанган артистлары Фәридә Әхмәтшина һәм Алсу Сөнгатуллина, Татарстан Республикасының атказанган артисты, баянчы Наил Сәгъдиев, Халыкара конкурслар лауреаты Рамил Насыйбуллин чыгышлары бизәде.

Чара Үзбәкстан Республикасында "Яңа Гасыр" телеканалының корпункты тарафыннан яктыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International