«Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты буенча монументаль сәнгать әсәрләре» темасына түгәрәк өстәл

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Иртәгә сәг. 10.00 Г.Тукай әдәби музеенда «Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты буенча монументаль сәнгать әсәрләре» темасына түгәрәк өстәл узачак.

Быел бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 135 ел тулды. Шул уңайдан Татарстанда, РФ төбәкләрендә, планетаның татарлар яшәгән күп кенә шәһәрләрендә татар иҗтимагый оешмалары тарафыннан шагыйрьгә багышланган чаралар үткәрелде. Тукайның казанышлары, аның истәлеген мәңгеләштерү сораулары һәм башка мәсьәләләр турында фәнни конференцияләрдә, түгәрәк өстәлләрдә һәм Г.Тукай әдәби музеенда узган башка чараларда фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы канаты астында узачак «Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты буенча монументаль сәнгать әсәрләре» дип исемләнгән түгәрәк өстәлгә галимнәр, сәнгать белгечләре, Татарстан Республикасы сәнгать белем бирү учреждениеләре укытучылары, музейлар, рәссамнар берлеге һәм фәнни учреждение вәкилләре, рәссам-скульпторлар чакырылды.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты буенча монументаль сәнгать әсәрләрен иҗат итү тарихы хакында кыскача мәгълүмат бирәчәк, бөек шагыйрь истәлеген мәңгеләштерү һәм аның иҗатын пропагандалау буенча монументаль сәнгать перспективалары турында фикер алышачак.

Түгәрәк өстәлгә сынлы сәнгатьне сөючеләр, Г.Тукай иҗатын яратучылар һәм музей хезмәткәрләрен чакырабыз.

Габдулла Тукай әдәби музее: +7(843) 590-86-67.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International