2013 елның 7 маенда Чистай шәһәренә күптән көтелгән кунаклар – Елена Владимировна һәм Пётр Евгеньевич Пастернаклар килеп китте. Елена Владимировна күренекле язучы, Нобель премиясе лауреаты Борис Леонидович Пастернакның улы Евгений Борисовичның хатыны, ә Пётр Евгеньевич аның оныгы.
Очрашу кысаларында Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов белән очрашу, Б. Пастернакның мемориаль музее белән танышу һәм шәһәр буенча экскурсия оештырылды.
Б. Пастернакның мемориаль музее әдәби кунакханәсендә Чистай шәһәренең иҗат әһелләре белән очрашу узды. Борис Леонидович Пастернакның иҗатын сөючеләр Елена Владимировнаның язучы турында, аның язмышы, әдәби эшчәнлеге, шатлыклары һәм көенечләре турында сөйләгәннәрен зур ләззәтләнү белән тыңладылар.
Елена Владимировна үзенең истәлекләрендә Борис Пастернакның Чистайда яшәү чорына аеруча зур игътибар бирде. Аның эвакуация вакытында язган, билгесезлек, сызлану, якыннары өчен борчылу белән сугарылган хатларыннан өзекләр китерде һәм аларны анализлады.
Очрашу ахырында Е.В. Пастернак Чистай шәһәре Музейлар берләшмәсе фондына гаилә фотолары, Б. Пастернакның китапларын, биографик әсәрләрен, журналлар бүләк итте, аларны бер өлеше Мемориаль музейның яңа экспозициясен тәшкил итәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Матбугат хезмәте