«Мир» славян киносы көннәрен каршылый

2021 елның 18 июне, җомга

25 июнь бөтен дөнья славяннары, ягъни 300 миллионнан артык кеше, «Славяннарның дуслык һәм бердәмлеге көнен» билгеләп үтә. Татарстан Республикасы халыкларының «Панорама» кинофестивале кысаларында уза торган Славян киносы көннәре дә әлеге вакыйгага багышланган. Тамашачыларга Россия, Украина, Белорус, Польша кинематографистларының фильмнары күрсәтеләчәк. Барлык фильмнар да бушлай күрсәтелә, әмма алдан кассада яки «Мир» кинотеатры сайтында урын алырга кирәк: https://kinoteatr-mir.ru/

Чараны ТР мәдәният министрлыгы, «Халыклар дуслыгы йорты» ДБУ һәм «Татаркино» мәдәният учреждениесе оештыра.

Фестиваль 25 июнь 19:00 сәгатьтә режиссер Татьяна Кулицкаяның «Сказание о гуслях» (Белоруссия) кыска метражлы анимация фильмы белән ачыла.

«Конверттагы бәхет» (Россия) фильмы мәхәббәт һәм дуслык, буыннар хыялы һәм тормышта кеше булып калу мөһимлеге турында өч гаҗәеп тарих. Тантаналы ачылыш 18сәг.30 мин. планлаштырылган.

26 июньдә чара «Клара һәм тылсымлы дракон» (Украина) анимацион фильмы белән дәвам итәчәк. (12:00 сәгатьтә башлана)

14:00 сәгатьтә очучылар турында хәрби драма «Эскадрилья 303. Чын тарих» (Польша) куела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International