Иске Татар бистәсендә үзешчән коллективларның иҗади программалары белән танышалар

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

2021 елның 18 июне 13:00 сәгатьтә Иске Татар бистәсе территориясендә «Халык» исемен бирү (раслау) өчен үзешчән коллективларның иҗади программаларын тыңлау булачак.

18, 23 һәм 28 июньдә үзләренең программаларын Кайбыч, Чүпрәле, Чирмешән, Тәтеш, Буа, Норлат, Питрәч районы коллективлары Сәнгать советына тәкъдим итәчәк.

Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм гореф-гадәтләрне саклау ресурс үзәге үзешчән коллективларның иҗади потенциалын үстерү буенча зур эш алып бара: сәнгать иҗатының төрле жанрлары буенча конкурслар, Татарстан Республикасы халыкларының милли бәйрәмнәре һәм фольклор фестивальләре үткәрелә, Татарстан Республикасы үзешчән коллективларының иҗади мәгълүмат базасы булдырыла.

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы «Халык», «Студия», «Үрнәк» коллектив исемнәрен бирү (раслау) буенча Нигезләмә раслады. Нигезләмә буенча, «Халык», «Үрнәк» коллектив исеменә ия булган коллективлар әлеге абруйны 5 елга бер тапкыр расларга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International