Күргәзмә тамашачыларны республиканың хәзерге заман сынлы сәнгать осталары, Россиянең атказанган рәссамнары C.Кузьминых, В.Попов, В.Скобеев, С.Скоморохов, Г.Эйдинов, Ш.Шәйдуллин, Россия cәнгать академиясе әгъзасы-корреспонденты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ф. Халиков, Татарстан халык рәссамнары В.Аршинов, А.Ишаков, М.Кузнецов, Ф.Якупов әсәрләре белән таныштыра.
Күргәзмәдәге экспозициясенең мөһим өлешен Мәскәү һәм Санкт-Петербург югары сәнгать уку йортларын тәмамлаучылар һәм яшь рәссамнарның хезмәтләре тәшкил итә. 2014 елда «Россия рәссамнар берлеге»нең Татарстан Республикасы рәссамнары бүлеге каршында Яшь рәссамнарның иҗади берләшмәсе оештырылды. Анда 54 рәссам һәм скульптор керде, шулардан 38 кеше «Россия рәссамнар берлеге» әгъзасына кабул ителде. Татарстанның иҗади яшьләре Россия рәссамнары берлеге оештырган һәм республика проектларында актив катнашалар, үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтәләр.