Татарстанда Саха (Якутия) көннәрен ачу тантанасы 9 июньгә күчерелә

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Бүген 21.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм Саха (Якутия) Республикасы башлыгы А.Н.Николаев катнашында Татарстанда Саха (Якутия) Республикасы көннәрен ачу тантанасы узачак. Тантанада мәдәни программадан соң “Олонхо” театры куелышында 21 сәг. 55 мин. «Улуу Куданса» спектаклен күрсәтү планлаштырылган.

Татарстанда Якутия көннәре 7-11 июньдә уза, ул Саха Республикасының мәдәни, инвестицион, инновацион һәм туристик потенциалын тәкъдир итүгә, шулай ук республикалар арасында хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән.

Саха (Якутия) Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында татарстанлыларны сынлы сәнгать әсәрләре, халык сәнгать кәсепчелеге һәм декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе, театр, кино, әдәби презентацияләр, иҗади интеллигенция очрашулары көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International