РФ атказанган рәссамы Александр Федотов арабыздан китте

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Бүген Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Россия Рәссамнар берлеге» Россия иҗтимагый оешмасының Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Александр Сергей улы Федотов вафат булды.

Александр Федотов 1955 елның 25 гыйнварында Эстония ССР Выру шәһәрендә туа. 1975 елда Рязань сәнгать училищесын, аннан соң В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтын тәмамлый. 1983 елда профессор Д.К.Мочальский остаханәсе һәм 1986 елда Х.А.Якупов җитәкчелегендәге Казан сәнгать Академиясе каршындагы иҗат остаханәсе укучысы була.

Рәссамның әсәрләре рухи байлыгы һәм табигатьне тасвирлый белү осталыгы белән аерылып тора. Үзенең иҗатында ул рус пейзажы осталары А.К.Саврасов, А.И.Куинджи, Н.П.Крымов кебек үк Ватан рәсем сәнгате традицияләрен дәвам итүче буларак чыгыш ясый.

Александр Федотов-Татарстан Республикасының алдынгы пейзажчыларының берсе, Россия Федерациясендә аның иҗади казанышлары сынлы сәнгатькә үзенчәлекле лаеклы өлеш кертте.

Рәссам утыз елдан артык Бөтенроссия, төбәк, республика күргәзмәләрендә катнаша, аның әсәрләре тамашачы, сәнгать җәмәгатьчелеге һәм тәнкыйтьтә лаеклы уңышларга иреште.

Мәдәният министрлыгы рәссамның туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International