Я.Е.Емельянов исемендәге мәдәният үзәктә «Гасырларда безнең йөзебез» фотокүргәзмәсе ачыла

2021 елның 30 мае, якшәмбе

31 май көн 17:00 сәгатьтә Я.Е.Емельянов исемендәге мәдәният үзәгендә «Гасырларда безнең йөзебез» дип исемләнгән фотокүргәзмә ачыла.

Фотография истәлекле тарихи документ булып санала һәм фәнни дәлилләр рәтенә керә. Күргәзмәдә этномузыка белгече, педагог, сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров һәм Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институтының элеккеге фәнни хезмәткәре Дамир Васильевның 1970-1980 елларда керәшеннәрнең этнографик экспедицияләре вакытында ясалган портрет фоторәсемнәре тәкъдим ителәчәк. Аларның фоторәсемнәре югары сәнгати кыйммәткә ия һәм шул чорның фәнни, тарихи һәм документаль таныклыгы булып тора.

Күргәзмә керәшеннәрнең тарихи-мәдәни мирасын саклау, буыннар бәйләнешен ныгыту максатыннан оештырыла.

Геннадий Макаров һәм Дамир Васильев катлаулы язмышлы кешеләрнең эчке халәтен һәм рухи дөньясын гәүдәләндерәләр. Портрет алдында тукталып, кеше тарихын, аның холкын, ихтыярын, тормышка ышанычын күрергә мөмкин. Аларның экспедиция маршруты киң-Мамадыш, Питрәч, Кукмара, Алексеев, Чистай, Кайбыч, Сарман, Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Тукай, Балтач, Лаеш районнары, Башкортстанның Бакалы, Илеш районнары, шулай ук Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк һәм Чебәркүл районнары. Каралы-аклы пленкага ясалган фоторәсемнәр безгә керәшеннәрнең этник костюмы, авыл көнкүреше, керәшен йортының интерьерын күрергә ярдәм итә.

Фотокүргәзмә экспозициясендә 60 портрет бар.

«Гасырлар безнең йөзебез» фотокүргәзмәсен ачу тантанасы 31 май 17:00 сәгатьтә булачак. Фотокүргәзмә 2021 елның 31 августына кадәр дәвам итә.

Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәге дүшәмбедән җомгага кадәр сәг.10.00нан 17.00 сәгатькә кадәр ачык. Керү ирекле. 6+

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International