Мәскәүдә "Киләчәкнең китапханәчесе" форумы узды

2021 елның 28 мае, җомга

Гомумроссия китапханәләр көнен бәйрәм итү кысаларында Мәскәү шәһәренең Россия Дәүләт «Пашков йорты» китапханәсендә «Киләчәкнең китапханәчесе» форумы узды.

Чарада Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Россия Дәүләт китапханәсе генераль директоры Вадим Дуда, Россия Милли китапханәсе генераль директоры Владимир Гронский, Россия Федерациясе мәдәният министрлыгының регион сәясәте, мәгариф һәм проект идарәсе Департаменты директоры урынбасары Лидия Федякина катнашты.

Форумны видеокотлау белән Россия Федерациясе мәдәният министры Ольга Любимова тәмамлады һәм китапханә өлкәсендәге уңышлары өчен регион китапханәчеләренә бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International