30 майда “Шулай күңел моңлана” концертына рәхим итегез

2021 елның 28 мае, җомга

«Шулай күңел моңлана" дип исемләнгән татар халкының элеккеге җырларынннан торган концерт борынгы татар җыр традицияләре белән таныштырачак. Татар халык музыкасының энҗе бөртеге булып озын көйләр санала, тик тәкъдим ителгән программада башка жанрдагы җырлар да яңгыраячак.

Концертта яшь башкаручылар Айгөл Гардисламова (сопрано), Илүзә Хуҗина (сопрано) һәм Илгиз Мөхетдинов (тенор) катнашачак.

Башлана 19:00 сәг. (Н.Я.Мясковский исемендәге концертлар залы)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International