Фәрит Мөхәммәтшин һәм Ирада Әюпова Качалов театрында премьера карадылар

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Качалов исемендәге Казан академия зур рус драма театрында режиссер Александр Славутскийның «Васса» спектакле премьерасы узды.

Максим Горький пьесасы буенча куелган "Васса" спектакле - гаилә тарихы, бер-берсен ишетмәгән һәм аңлый алмаган, бәхеткә сусаган һәм аны таба алмаган кешеләр турында.

Бу Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елын бәйрәм итүгә багышланган беренче премьера.

Төп рольләрне Россия һәм Татарстанның халык артистлары Светлана Романова һәм Геннадий Прытков, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Михаил Галицкий башкара.

Сәхнә утын Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Евгений Гансбург куйды. Ул Санкт-Петербургтан килде, ә сценография - Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Александр Патраков башкаруында эшләнде. Геройларның подиум образларын театр костюмнары конструкторы-модельер Екатерина Борисова иҗат итте. Спектакльнең мөһим өлешен Мәскәү видеографы Мария Степанованың видеопроекциясе тәшкил итә.

Беренчеләрдән булып яңа спектакльне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР мәдәният министры Ирада Әюпова күрде.

«Бу иң көчле әсәрләрнең берсе - социаль гаделсезлек һәм яшәү өчен көрәшү турында. Мондый әсәрләр, нинди чор һәм буын булуга карамастан, актуаль булып кала. Шунысы мөһим, һәрвакыт кеше булып калырга кирәклеген онытмаска кирәк. Спектакль өчен рәхмәт!

«Васса» спектакленең киләсе премьералары (16+) 10,17,25,26,29 июньдә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International