Быел театр сезоны истәлекле даталарга бай. Театр җәмәгатьчелеге 8 майда Казанның татар профессиональ театрына нигез салучы Габдулла Кариевның тууына 135 ел тулуны билгеләп үтте, ә 31 майда театр һәм җәмәгать эшлеклесе, режиссер, Кариев театрына нигез салучы һәм аның беренче җитәкчесе Фәрит Хәбибуллинның (1941-2007) 80 еллыгын искә алачак.
Шул уңайдан 25 май көнне 9:00 сәгатьтә Юдино зиратында Фәрит Хәбибуллин каберенә чәчәкләр куелачак, 27 май 18:30 сәгатьтә Кариев театрында күренекле мәдәният эшлеклесе истәлегенә багышланган ретро-концерт булачак. Көн дәвамында Фәрит Хәбибуллинның юбилеена багышланган күргәзмә эшләячәк.
Татар театр-студиясен оештыру идеясен Фәрит Хәбибуллин 1985 елда игълан итә, өч елдан - 1988 елның февралендә аның проекты тормышка ашырыла. Ул ТАССР Халык мәгарифе министрлыгы каршындагы Яңа татар театр-студиясенең сәнгать җитәкчесе була. Соңрак ул «Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры» исемен ала. 1997 елда актив һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Фәрит Хәбибуллинга «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме бирелә.
"1987 елда Фәрит миңа: "Нури, без театр-студиясе оештырабыз. Син дә кил һәм ярдәм ит"-, диде. Ул вакытта ул үз тирәсенә профессиональ артистларны — Әлфинур һәм Зәйтүнә Яркаевлар, Алмаз Хәмзин, Рөстәм Фатыйхов, Кәрим Нуруллинны туплаган иде. Башта вакыт юклыгына сылтап катнашудан баш тарттым. Тик соңрак кушылырга булдым. Репетицияләрне без «ТАСМА» клубында һәм ПТУда уздыра идек, алар төнгә кадәр сузыла иде. Җәяү өйгә кайтуларны хәтерлим.
Безнең беренче премьерлар ПТУның актлар залында үтте. Фәрит зур энтузиазм белән эшләде: аның үзенә ышандыра белүе һәм мавыгып эшләве безне канатландырды. Ул кыю планнар корды, аларга күпләр ышанмады, әмма нәтиҗәдә хыяллары тормышка ашты",- дип сөйләде Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин.
80 нче елларның җырларыннан торган ретро-концертта театр артистлары башкаруында 14 җыр һәм Фәрит Хәбибуллин турында истәлекләр яңгыраячак.