Казанда төшерелгән «7 көн эчендә кино» проектының кыска метражлы фильмнары Россия прокатына чыгачак

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Россия прокатына «7 көн эчендә кино» проекты кысаларында төшерелгән кыска метражлы фильмнарны чыгарырга планлаштыралар. Бу хакта матбугат конференциясендә «Татаркино» ТР ДБУК директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.

"Бу Халыкара"Kinolife" компаниясе белән берлектә Татарстанда һәм Россиядә үткәрергә теләгән беренче прокат," - дип сөйләде Миләүшә Айтуганова.

Татарстанда прокат белән «Татаркино» җитәкчелек итәчәк. Альманах 19 муниципаль кино мәйданчыгында һәм 10 кинотеатрда күрсәтеләчәк.

"Кинотеатрларга альманахны карарга килүчеләр Казан һәм Лаеш районын бөтенләй икенче яктан күрә алачак», — дип билгеләп үтте мәдәният министры Ирада Әюпова.

Прокатка кыска метражлы 10 фильм сайланды, алар Татарстанда төрле илләрдән Россия, Европа, Иран, Кытай, Монголиядан килгән яшь профессиональ командалар тарафыннан төшерелгән кинолар.

«7 көн эчендә кино» альманахының прокаты 27 майда башлана, 3 июньдә альманах Россия прокатына чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International