18 һәм 19 майда М.Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театрында «Йокыга талган гүзәл" балетының премьерасы узачак

2021 елның 18 мае, сишәмбе

18 һәм 19 майда М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Рудольф Нуриев исемендәге XXXIV Халыкара классик балет фестивале кысаларында "Йокыга талган гүзәл" спектакленең премьерасы булачак.

XXXIV Нуриев фестивалендә тамашачылар М.Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театрының балет труппасы сәнгать җитәкчесе Владимир Яковлев  версиясе буенча куелган спектакльне күрәчәкләр.

18 майда спектакльдә Татар опера һәм балет театры труппасы, солистлары чыгыш ясаячак, баш партияләрдә: Кристина Андреева (Аврора), Вагнер Карвальо (Принц Дезире), Аманда Гомес (фея Сирени), Алина Штейнберг (фея Карабос). 19 майда спектакльдә Англия милли балетының прима-балеринасы Мария Кочеткова (Аврора), Белоруссиянең Милли зур опера һәм балет театры премьеры Артем Баньковский (Принц Дезире), Зур театр солисткасы Антонина Чапкина (фея Сирени), Олеся Пичугина (фея Карабос) чыгыш ясаячак. Спектакльдә балет, оркестр, театрның мимик ансамбле артистлары, Казан хореография училищесы укучылары катнаша.

Дирижер-Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Ренат Салаватов.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль "Иҗади шәхесләр" федераль проектының "Мәдәният" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

«Йокыга талган гүзәл» балетының премьерасы Мариин театрында 1890 елда була. Казанда спектакль беренче тапкыр 1959 елда куелган.

Яңа «Йокыган талган гүзәл»не матур итеп бизәүче Анатолий Нежный (Мәскәү).

Премьера өчен барлыгы 300дән артык костюм тегелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International