Быел "Каравон" бәйрәме онлайн һәм оффлайн форматта уза

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

22 майда сәг 11:30 - 18:00 кадәр Татарстан Республикасы Лаеш районының Никольское авылында ел саен үткәрелә торган «Каравон» рус халык бәйрәме узачак.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе регионнарыннан 150гә якын коллектив катнашачак.

Бәйрәмнең учредителе Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы. Бәйрәмне Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районы һәм «Таткультресурсцентр» дәүләт бюджет учреждениясе оештыра.

Аккредитация: Фаррахова Диләрә: 5269169@mail.ru

Хәбәрчеләр өчен трансфер: «ТАТМЕДИА» янында 8:30 сәг.

Бәйрәм кунаклары өчен автобуслар Җиңү Проспекты янындагы метро станциясеннән (аэропорт ягына таба) кузгалачак.

Быел "Каравон" бәйрәме онлайн һәм оффлайн форматта узачак,

16 майдан Сез Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Лаеш муниципаль районы, Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе, Казан шәһәренең рус фольклоры үзәге, А.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк, Татарстан халыклары Ассамблеясы, Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты социаль челтәрләре битләрендә көндәлек анонс басылачак.

Бәйрәмнең картасы: https://yandex.ru/maps/?um=constructor%3A87e77d34e90d2849ff5dfb657c7774ddd43476355702ec0c0da8503c0cb825b4&source=constructorLink

Туристик маршрут: http://tatfolk.tilda.ws/karavon

Рус «Каравон-2021» бәйрәменең программасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International