«Казан Кремле» музей-тыюлыгы Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясенә кушыла

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

15 май «Казан Кремле» музей-тыюлыгы ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясенә кушыла. Кичке сәг 6 дан 11 гә кадәр Казан Кремле һәм аның территориясендәге музейларда, күргәзмә залларында тематик экскурсияләр, мастер-класслар, иҗади дәресләр, спектакльләр, музей перформансы һ.б. чаралар узачак.

Программа:

Казан Кремле территориясе

18:30 - 23:00 – Тематик фотозона

19:00 - 22:00 – «Җанлы тарих» музей перформансы

Музейлар һәм күргәзмә заллары

Музейларга һәм күргәзмә залларына керү билеты-100 сум.

Әлеге билет белән түбәндәге программаларга, иҗади дәресләргә һәм мастер-классларга керергә мөмкин:

«Эрмитаж-Казан» үзәге

18:30 - 23:00 – "Дуньхуан сәнгате һәйкәлләре. Будд мәгарәләре» фильмы күрсәтелә

«Бөек Екатерина» һәм “Бәхетнең биш билгесе" күргәзмәләре сурәтләнгән баннер-әсәрен булдыру.

18:30, 19:30, 20:30, 21:30, 22:30 – Аждаһа-оригами ясау буенча мастер-класс

19:00, 20:00, 21:00, 22:00 – Чәй тантанасы

19:00, 20:00, 21:00, 22:00 – Аквагрим «Бәхет билгесе»

19:30, 20:30, 21:30, 22:30 – «Бәхет формуласы» остаханәсе

20:00, 21:00, 22:00 – "Бәхетнең биш символы. Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан XVII-XX гасырда Кытай сәнгате» яңа күргәзмәсенә чакыру билетларын уйнату.

ТР һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музее

18:30 - 21:00 – «Авышкан манара» уены

21:00 - 22:00 – «Тарихны сиземлә»* интерактив экскурсиясе

Татарстан табигате тарихы музее

18:30 - 20:00 – Татарстан рәссам-карикатурчылар һәм портретчыларыннан мастер класс

18:30 - 22:00 – Акыллы уеннар («Дженга», «Эволюция», «Уно», «Крокодил», «Цуро», «Барабашка» һәм «Сүз остасы»)

18:30 - 22:30 – «Космос һәм галәм» залы буенча AR/VR квесты презентациясе

18:30 - 23:00 – Татарстан яшь рәссамнарының сәнгать әсәрләре күргәзмәсе

20:00 - 21:00 – Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы остаханәсе

22:00 до 23:00 – Музейда йөрү

Ислам мәдәнияте музее

18:30 - 22:00 – каллиграф Әлфия Исхакова күргәзмәсе

«Манеж» күргәзмә залы

18:30 – «Граттаж»* иҗади остаханәсе

19:00 һәм 22:00 – «Война и Мир Вадима Сидура»* күргәзмәсе буенча арт-дискуссия

20:00 һәм 21:00 – «Война и Мир Вадима Сидура»* күргәзмәсендә иммерсив бию спектакле*

Өстәмә түләүле остаханәләр турында тулырак рәсми сайтта танышырга мөмкин. (* Чараларга алдан язылу сорала.)  

Тел.: +7 (843) 567-80-17 
Эл. почта: info.kremlin@tatar.ruinfo.kremlin@mail.ru  
 
"Казан Кремле" музей – тыюлыгының рәсми сайты: https://kazan-kremlin.ru/   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International