Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы 11 һәм 12 май көннәренә планлаштырылган мәдәни-тамаша чараларны гамәлдән чыгарды

2021 елның 11 мае, сишәмбе

Хөрмәтле Татарстан халкы!

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Казанның 175 нче номерлы мәктәбендә фаҗига булу һәм 12 май-Татарстан Республикасында матәм көне дип игълан ителү сәбәпле Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы карамагындагы барлык учреждениеләрендә дә 2021 елның 11 май кичке сәгатьләрендә һәм 12 май көнне планлаштырылган мәдәни-тамаша чараларын гамәлдән чыгарды.

Минстрлык аянычлы фаҗигадә һәлак булган балалар һәм укытучылар гаиләләренең тирән кайгысын уртаклаша һәм яра алучыларның тиз арада терелүен тели.

Гамәлдән чыгарылган чаралар башка көннәргә күчерелә. Үткәрү датасы һәм вакыты турында учреждениеләрнең рәсми сайтларында һәм социаль челтәрләрдә өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Учреждениеләрнең исемлеге:

https://mincult.tatarstan.ru/podvedomstvennie-uchrezhdeniya-655081.htm

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International