РФ атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Борнашева вафат

2021 елның 10 мае, дүшәмбе

Әлфия Борнашева Казан консерваториясен һәм аспирантурасын тәмамлый. Ярты гасыр гомерен укыту эшчәнлегенә багышлый, 1969 елдан консерваториядә эшли башлый. Әлфия Борнашева 100гә якын югары дәрәҗәле белгеч тәрбияли, тәҗрибәле педагог буларак дан казана. Аның сыйныфында Россия, Кытай, Япония, АКШ, Швеция вәкилләре укыган. 2000 елдан ул махсус фортепиано кафедрасын җитәкли.

Әлфия Вафа кызы шәкертләре арасында танылган пианистлар-Россиянең атказанган артисты Евгений Михайлов, Халыкара конкурслар лауреатлары Софья Гуляк, Татьяна Халтурина, Артем Абашев, Тимур Мөстәкыймов һәм башкалар бар.

Әлфия Вафа кызы Борнашева фәнни-методик эшчәнлеккә зур игътибар бирә, Идел буе һәм Россиянең башка төбәкләре, ерак һәм якын чит илләрнең музыкаль оешмаларына методик ярдәм күрсәтә. Казан консерваториясе Триосы, «Барокко» ансамбле составында актив концерт эшчәнлеге алып бара. Швеция, Франция, Япониядә гастрольләрдә була.

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Әлфия Борнашеваның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International