Яр Чаллыда 2-10 июньдә Россиянең кече шәһәрләре театрларының 18 нче Фестивале узачак. Автошәһәрдә илнең төрле төбәкләреннән 16 иҗат коллективы тупланачак: Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртия, Пермь һәм Красноярск крае, Ленинград, Псков, Свердлов, Кемерово, Самара, Ростов, Иркутск һәм Липецк өлкәләре театрлары киләчәк.
2010 елдан башлап, Милләтләр театры сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты Евгений Миронов инициативасы белән Фестиваль ел саен үткәрелә.
Фестиваль конкурс, белем бирү һәм конкурстан тыш программаларны үз эченә ала.
Фестиваль РФ һәм ТР мәдәният министрлыгы, Яр Чаллы шәһәре хакимияте һәм «Милләтләр театры» ярдәме белән үткәрелә.