Татар филармониясе мәктәбе белем алырга чакыра

2021 елның 2 апреле, җомга

2021 елның 10 апрелендә татарстанлыларны Филармония тыңлаучысы мәктәбенә чакыралар.

Сезне музыка тарихы һәм теориясе буенча лекцияләр көтә. Тик курыкмагыз, бу озын, саннардан, фамилияләр һәм катлаулы терминнардан торган дәресләр түгел. Киресенчә, мәктәпнең бурычы-искиткеч музыка дөньясы турында мөмкин кадәр кызыклы итеп сөйләү, хис-тойгылар белән уртаклашу һәм Татар филармониясенең концерт программалары белән танышырга әзерләнү.

«Авазларда кешелек тарихы" - исеме астындагы лекцияләр циклы һәркемгә файдалы һәм кызыклы булачак. Очрашу төрле чордагы музыка тарихындагы кызыклы фактлар, инструментлар һәм башкаручылар белән танышу, музыка телен өйрәнүгә багышланачак. Бу мавыктыргыч дәресләр өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә әзерләнгән.

Икенче лекциянең темасы- "Хор жанрлары. Тарих һәм заманча  башкару". Татар филармониясе репертуарында еш кына хор коллективлары чыгыш ясый. Шуңа күрә  бу темага лекция һәрвакыт актуаль.

Мәктәпнең укытучысы музыка өлкәсендә күп еллык тәҗрибә туплаган белгеч - Светлана Черных. Чарага керү бушлай. Филармония кассасыннан чакыру билетын алырга кирәк. Тулырак мәгълүмат 8 (843) 21-21-404 телефоны аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International