Татарстан Республикасы Милли музеенда "Исемеңне тарихка яз" акциясе уза

2021 елның 26 марты, җомга

1 апрельдән Музейның  туган көненә багышланган "Бүләкләр ясау көне" акциясе башлана. Акциянең максаты- теләгән һәркем музейга экспонат яки тулы бер коллекция бүләк итә ала. Бу Татарстан Республикасы тарихына үз исемеңне кертү, мәдәни мирасны һәм гореф-гадәтләрне саклап калуга ярдәм итү, туган ягыбызның киләчәге һәм бүгенге тормышыбыз турында киләчәк буыннарга сөйләү өчен уникаль мөмкинлек.

Быел акция Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында үткәрелә. Татарстан Республикасы Милли музее казанлылар һәм шәһәр кунакларына музей коллекцияләрен түбәндәге предметлар белән тулыландыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә:

-Татарстанның күренекле мәдәният һәм фән эшлеклеләренең шәхси әйберләре, фотосурәтләре һәм басмалары;

-ХІХ-ХХ гасырда төбәгебез халыкларының милли бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре сурәтләнгән фоторәсемнәр;

-XIX гасыр азагы‑XX гасыр башында туган як костюмнары һәм традицион халык киемнәре элементлары (татар, рус, марый, чуаш, мордва һ. б.);

-көнкүреш әйберләре (керамик савыт-саба, комган);

-хезмәт кораллары;

-XIX – XX гасыр ахырындагы кул эшләре үрнәкләре;

-ХІХ-ХХ гасыр башы һәм уртасы зәркән бизәнү әйберләре (колак алкасы, беләзекләр, йөзек, балдак, муенса);

-заманча декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре;

-1920-1940 елларда төбәктә яшәүче халыклар телендә элмә такталар, плакатлар;

Бүләк ясау көннәре 4 апрельгә кадәр дәвам итә, 5 апрель акциягә йомгак ясалачак. Элемтә өчен телефон: +7 (843) 292-67-09, + 7 (953) 491-19-74 – карарга була WhatsApp.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International