Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында "Тантана" ел саен бирелә торган театр премиясе комиссиясенең йомгаклау утырышы узды.
Нәтиҗәләр 2021 елның 27 мартында сәг. 12:00 билгеле булачак. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашында Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Зур сәхнәсендә унынчы тапкыр Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының «Тантана» («Триумф») театраль премиясен тапшыру тантанасы узачак.
Быел театр сәнгате өлкәсендә иҗади казанышлары өчен премия күләме 100 мең сумга кадәр арттырылды. Моннан тыш, Конкурста «Иң яхшы театр тәнкыйтьчесе» яңа номинациясе барлыкка килде.
Оештыру комитеты тарафыннан барлыгы 67 гариза каралды. Премиягә дәгъва кылучылар-Татарстан Республикасының дәүләт, муниципаль, шәхси профессиональ театрлары һәм сәнгать оешмалары.