Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпованың Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан котлавы

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать эшлеклеләре, тармагыбыз ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәм - мәдәният хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

Бу бәйрәм җәмгыятьнең рухи үсешенә һәм республикабызның күп милләтле бай мәдәни мирасын популярлаштыруга зур өлеш кертүчеләрне берләштерә. Мәдәният хезмәткәрләренең хезмәте олы хөрмәткә лаек. Сез мәгърифәтне үстерү эшенә хезмәт итәсез, иҗади эшчәнлеккә карата соклану һәм хөрмәт хисләре тәрбиялисез. Кайда гына эшләсәгез дә- китапханә яки музейда, мәдәният йортында яисә театрда булуга карамастан, рухи кыйммәтләрне буыннан-буынга дәвам иттерүче һәм саклаучы булып торасыз.

Татарстан Республикасы этник мәдәни традицияләрне саклау һәм популярлаштыруда зур тәҗрибә туплаган төбәкләрнең берсе, шуңа да  гармонияле үсеш күпмилләтле регионның нигезе булып тора. Бүгенге көндә республика авыл клубларын һәм мәдәният объектларын төзекләндерү һәм капиталь ремонт эшләре, дөньякүләм масштаблы мәдәни чаралар уздыру, цифрлы технологияләр кертү, заманча проектларны гамәлгә ашыру буенча лидерлар рәтендә тора. Татарстан мәдәният эшлеклеләренең таланты һәм осталыгы нәтиҗәсендә күпмилләтле республикабыз Россия тормышында мөһим роль уйный.

Мәдәният хәзерге заманда ял итү һәм күңелле вакыт үткәрү генә түгел, ә фикерләү алымы, үткәннәр, бүгенгесе, киләчәкне танып белүнең бер  ысулы, тирә-юньдә рухи мәйдан булдыру чарасы. Мәдәният һәм сәнгать тормышның мөһим өлкәсенә әверелеп бара, алар иҗтимагый тормышның барлык социаль процессларында катнаша.

Сезгә ихластан иҗатыгыз, һөнәрегезгә тугры булуыгыз, эшегездә тынгысыз хезмәт итүегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Чын күңелдән нык сәламәтлек, илһам, иҗади потенциал, кызыклы идеяләр, гаилә бәхете һәм имин тормыш телим!

 

Татарстан Республикасы мәдәният министры

И. Х. Әюпова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International