"Үзенчәлекле караш. Төбәкләр" форум-фестивале Казанда 25 мартта узачак.
Журналистларны 25-28 март көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә форум-фестивальнең эксперт-советы һәм учредительләре белән ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырабыз.
Фестиваль программасына Идел буе федераль округы шәһәрләрендә булдырылган җиде спектакль һәм биш дисциплинарара проект кергән. Шулай ук фестивальдә социомәдәни инклюзия белгечләре өчен белем бирү программасы да бар.
Хәбәрчеләр өчен иртәнге аш MOÑ Театр мәйданчыгында узачак.
Иртәнге ашның спикерлары:
-Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова;
- Фестивальнең продюсеры Диана Сәфәрова;
-Эксперт советы: Туфан Имаметдинов, Кристина Матвиенко;
-Фестивальнең дирекциясе: Ксения Дмитриева, Татьяна Медюх, Инна Яркова, Наталья Соколова.
"Үзенчәлекле караш. Төбәкләр» форум-фестивале өч программаны үз эченә ала: театраль, белем бирү һәм дисциплинарара.
Фестиваль чараларына теркәлү мөмкинлеге сайтта 10 мартта ачылачак www.specialviewportal.ru
Фестиваль нәтиҗәләре буенча экспертлар тарафыннан проектның федераль этабында катнашу өчен бер җиңүче сайлап алыначак.