Мәдәният министрлыгында мемориаль мәдәниятне үстерү турында сөйләштеләр

2021 елның 19 марты, җомга

Бүген ТР мәдәният министрлыгында Татарстанда мемориаль мәдәниятне үстерү проблемалары һәм перспективалары турында сөйләштеләр.

Министрлыкның чираттагы коллегиясе утырышы мемориаль такта һәм монументаль сәнгать әсәрләренә багышланды.

Коллегиядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы каршындагы мемориаль такта сораулары буенча комиссия әгъзалары, монументаль сәнгать эксперт комиссиясе, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм хәбәрчеләр катнашты.

Утырышта Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин министрлыкның монументаль-декоратив сәнгать әсәрләрен урнаштыру өлкәсендәге эшчәнлеге турында чыгыш ясады.

Бүгенге көндә монументаль сәнгать эксперт комиссиясе көн тәртибендә 13 монументаль әсәр урнаштыру мәсьәләсе бар, шуларның 4сен Татарстан тышында урнаштыру планлаштырыла. "Казан шәһәрендә комиссия актерлар Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовлар, җырчы Идеал Ишбүләков, Азад Габбасов, Вафирә Гыйззәтуллина, дәүләт эшлеклесе Шакир Әхтәмов, шагыйрьләр Һади Такташ, Фатыйх Кәрим, дирижер Фуат Мансуров кебек шәхесләргә  мемориаль такта урнаштыру эшен карый», - диде Дамир Натфуллин.

Бүгенге Россиядә һәм чит ил монументаль сәнгатендә актуаль тенденцияләр турында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты доценты, сәнгать фәннәре кандидаты Гүзәл Фәйзрахманова сөйләде. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының мемориаль такта һәм монументаль сәнгать комиссиясенең эшчәнлеген камилләштерү буенча тәкъдимнәр белән Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов чыгыш ясады. Мемориаль такталар Комиссиясе 2002 елда оештырылган.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2002 елның 1 апрелендәге 163 номерлы карары нигезендә Комиссия составына Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органы, ТР милли музей, ТР фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, иҗади һәм иҗтимагый оешма вәкилләре керә.

Комиссия ел саен дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, оешмалардан һәм физик, юридик затлардан килгән тәкъдимнәрне карый. 2016-2020 елларда комиссия тәкъдиме белән 34 мемориаль такта урнаштырылган.

Монументаль сәнгать эксперт комиссиясе беренче тапкыр 2008 елда формалаштырылган. Комиссия составына иҗтимагый, фәнни оешмалар, сынлы сәнгать өлкәсендәге уку йортлары вәкилләре кергән. Соңгы 5 елда 21 монументаль сәнгать әсәре булдырылган.

Казандагы мемориаль такталарда һәм аларны булдырудагы хаталар турында Татарстан Республикасының атказанган архитекторы, Казан шәһәре тарихын өйрәнүче Сергей Саначин сөйләде.

Утырыш йомгаклау резолюциясен кабул итү һәм бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International