"Шаян ТВ" балалар телеканалы "Сәйлән-2021" III татар җырын башкаручы балалар телевизион фестивален үткәрү турында игълан итте. Фестиваль 2021 елның 11 гыйнварыннан 12 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.
Фестивальдә Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясенең башка субъектларында яшәүче балалар катнаша ала.
- 6 яшьтән 8 яшькә кадәр;
- 9дан 11 яшькә кадәр;
- 12 яшьтән 14 яшькә кадәр;
Конкурс нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин.
Фестивальдә җырлар түбәндәге жанрда татар телендә башкарылырга тиеш:
- Татар халык җыры
- Ретро җыр;
- Альтернатив музыка (джаз, рэп, рок, фолк һ.б.);
- Балалар җыры;
«Сәйлән» балалар эстрада конкурсы "Шаян ТВ" каналында өч ел элек башланып китте. Ул вакытта 6-15 яшьлек яшь башкаручылардан меңгә якын гариза кабул ителгән иде. 30 бала фестивальнең икенче этабына үтте. Ике ай дәвамында телеканал сайтында тамашачылар өчен онлайн-тавыш бирү оештырылды, нәтиҗәләр буенча иң күп тавыш җыйган 16 конкурсант ярымфиналга узды.