21 мартта Казанда Республика Нәүрүз бәйрәме узачак

2021 елның 16 марты, сишәмбе

21 март Казанда Республика Нәүрүз бәйрәме узачак. Бу төрки һәм иран халыкларының (әзербәйҗан, әфган, казах, кыргыз, башкорт, таҗик, төркмән, үзбәк, төрек милләтләре) яңа ел бәйрәме.

• Төп сәхнәдә Татарстан халыклары Ассамблеясының милли-мәдәни берләшмәләре коллективлары катнашында төрле милләт халыклары концерт программасы оештырыла.

• Бәйрәмдә беренче тапкыр «Пылау фестивале» узачак. Халык тавыш биргәннән соң иң яхшы рецепт һәм Көнчыгыш ризыгын әзерләүче оста  билгеле булачак, җиңүче бүләккә казан алачак.

• Нәүрүзнең төп атрибутларының берсе-шыттырылган бодай бөртекләреннән әзерләнгән сүмәләкне авыз итәргә мөмкин булачак.

• Барлык кунаклар да Нәүрүз бәйрәмендә халык уеннарында катнаша ала. Катнашучылар һәм җиңүчеләрне махсус призлар көтә.

• Бәйрәм кысаларында «Нәүрүз гүзәле» конкурсы узачак. Милли киемнәрдән кызлар үзләренең осталыкларын һәм талантларын күрсәтәчәк.

• Шулай ук, бәйрәмдә беренче тапкыр «Нәүрүз батыры» конкурсы узачак.

• Бәйрәм кунаклары урам театры тамашасын да күрәчәк.

• Беренче тапкыр милли-мәдәни автономияләр арасында киез итекләр белән хоккей чемпионаты оештырыла.

• Көн дәвамында Нәүрүз бәйрәме мәйданында милли маркет эшләячәк, анда осталар кулдан ясалган милли эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк.

Милли Нәүрүз бәйрәме беренче тапкыр социаль челтәрләрдә турыдан-туры эфирда күрсәтеләчәк.

Бәйрәм Казан ипподромы мәйданында узачак (П. Лумумба ур, 47а йорты)

Башлану һәм тәмамлану вакыты: 10:00-16:00

Рәсми ачылышы 12:00 сәг. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International