Ш.З. Закиров исемендәге XXI «Идел-йорт» театр коллективлары төбәкара фестиваль-конкурсы кысаларында үткән иҗади лабораторияләр

2021 елның 19 феврале, җомга

15 февральдә Ш.З. Закиров исемендәге XXI «Идел-йорт» театр коллективлары төбәкара фестиваль-конкурсы кысаларында иҗат лабораторияләре старт алды.

Бу елның беренче иҗат лабораториясе Буа шәһәрендә узды. Буа дәүләт драма театры Буа, Апас, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы районнарының һәвәскәр театр коллективлары өчен ишекләрен ачты.

2021 елның февраль-март айларында Татарстан Республикасы дәүләт театрлары базасында «Актерның режиссурасы, осталыгы, грим, пластика» дигән темага иҗат лабораторияләре үткәрү планлаштырыла. Иҗади лабораторияләр Татарстан Республикасында милли театр традицияләренең дәвамлылыгын саклау, һәвәскәр театр сәнгатен популярлаштыру һәм үстерү максатыннан үткәрелә.

Программада: мастер-класслар, режиссерлар, Татарстан Республикасының халык артистлары, театрларның сәнгать җитәкчеләре белән очрашулар, спектакльләр күрсәтү, алар турында фикер алышу, сорауларга җаваплар алышу көтелә.

Бүген "Идел-йорт" – ул бәйге генә түгел. Ул – Россия авыл җирлегендәге үзешчән халык театр коллективларына ярдәм итүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән концерт һәм белем бирү чаралары комплексы.  Һәвәскәр театрларның режиссерларының һәм актерларының компетенциясен күтәреп, аларга иҗади лабораторияләрдә белем биреп, без чын тормыш театрын торгызабыз. Бу – нәкъ менә хәзерге заман кешесенә кирәк булган хакыйкать театры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International