Артур Исламов һәм Эльза Заяри Татарстан буенча гастрольләр белән чыгыш ясый

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Язның беренче көне 1 мартта Татарстан шәһәрләре һәм районнары буенча Татарстан Республикасының атказанган артисты, опера җырчысы, Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты Артур Исламов һәм М.Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театры тарафыннан чакырылган М.И.Глинка исемендәге Халыкара конкурс лауреаты Эльза Заяри масштаблы гастроль турын башлый.

Иҗади пар тамашачыларга үзенең «Бер сулышта» дип атаган яңа программасын тәкъдим итәчәк. Чыгышларында җырчылар тамашачыларга татар телендәге әсәрләрне башкаруның яңа «кроссовер» стилен күрсәтәчәк.

Артур Исламов һәм Эльза Заяриның беренче концерты 1 март көнне Актанышта узачак.

2 март-Мөслим

3 март-Сарман

4 март-Минзәлә

8 март-Яр  Чаллы шәһәре, "Энергетик" мәдәният  йорты»

10 март-Байлар Сабасы

16 март-Әтнә

17 март-Арча

18 март-Балтач

19 март-Кукмара

24 март-Казан, «Сәйдәш" мәдәният үзәге

30 март-Түбән Кама

31 март-Азнакай

Билетлар сатуда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International