Татарстан Республикасы Милли музеенда "Моабит дәфтәрләре көне" узды

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Бүген Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулды. Үзенең батырлыгы, Ватанга тугрылыгы белән герой шагыйрь Татарстанда гына түгел, Россиядә һәм чит илләрдә дә танылган шәхес. Аның 1942 - 1944 елларда Берлин төрмәсендә язылган "Моабит дәфтәрләре" шигырьләр циклы 60 телгә тәрҗемә ителгән.

ХХ гасырның 80 нче елларыннан башлап һәр елны 15 февраль көнне Татарстан Республикасы Милли музеенда М.Җәлилнең туган көнендә «Моабит дәфтәрләре көне» үткәрелә. Бу көнне музей фондларында сакланган Моабит дәфтәрләрен тантаналы рәвештә күргәзмәгә чыгаралар. Казан халкының һәм кунакларның тарихи һәйкәлләрне күрү мөмкинлеге барлыкка килә. Ике тарихи дәфтәрдә 93 шигырь сакланган, аның беренчесе гарәп хәрефләре белән һәм икенчесе латин хәрефләре белән язылган.

Бүгенге юбилей тантанасында «Моабит дәфтәрләре»н күргәзмәгә шагыйрьнең кызы Чулпан Муса кызы чыгарды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы Милли музееның генераль директор урынбасары Лилия Саттарова, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков. Хөрмәтле кунаклар арасында "Россия автомобиль юллары" дәүләт компаниясенең Санкт-Петербургтагы филиалы директоры Дмитрий Губин да бар иде. Тантаналы чарада ул да чыгыш ясады.

Моннан тыш, юбилей чаралары кысаларында бүген онлайн-форматта «Герой-шагыйрь истәлегенә: М.Җәлилнең тууына 115 ел» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Онлайн чара Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Ырынбур Губернаторы тарихи-туган якны өйрәнү музее һәм Татарстан Республикасы Милли музее белән берлектә оештырылды. Катнашучылар арасында Мостафа авылындагы Муса Җәлил халык музее, Орск туган якны өйрәнү музее, Муса Җәлилнең Музей-фатиры (Казан шәһәре), Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты, Кавказ, Татар һәм Төркестан тикшеренүләр институты (Германия), М.Җәлил мемориаль музее (Минзәлә шәһәре), «Евразия» Хәйрия фонды бар иде. Чарадагы кунакларны Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Ырынбур өлкәсе мәдәният министры Евгения Шевченко сәламләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International