19 февраль сәг. 10:00 язучы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан Паушкин Геннадий Александр улы истәлеген мәңгеләштерү максатыннан Казан шәһәренең Адоратский урамы, 15 адресы буенча урнашкан йортка мемориаль такта урнаштырылачак. Тантанада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнаша.
Белешмә
Геннадий Александр улы Паушкин 1921 елның 28 февралендә Казан шәһәрендә туа.
1939 елда Казан университетының тарих факультетына укырга керә.
Г.А. Паушкин 1941– 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнаша, батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм «Кавказны саклаганы өчен»медале белән бүләкләнгән.
Демобилизациядән соң Г.А.Паушкин Казан университетында укуын дәвам итә, университетның әдәби берләшмәсе белән җитәкчелек итә.
«Комсомолец Татарии» редакциясенең мәдәният һәм сәнгать бүлеге мөдире, «Комсомольская правда» корреспонденты, консультант, ТАССР Язучылар берлегенең рус секциясе мөдире булып эшли.
Г.А.Паушкин нефтьчеләр, КамАЗ төзүчеләре турында очерклар, сугыш еллары турында повестьлар һәм хикәяләр, лирик шигырьләр яза.
Басылган әсәрләре: «Всегда в пути», «Птицы улетели», «Слушай мои позывные», «Возвращение», «На земле Челнинской», «Вернитесь аисты», «Материнская звезда», «Минута молчания», «Затмение» һәм башкалар.
1981 елда Г.А.Паушкинга РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә.
2007 елның 15 октябрендә вафат була.
Шул ук көнне сәг. 11:00 ТАССРның халык артисткасы Сара Гариф кызы Садыйкова истәлеген мәңгеләштерү максатыннан Казан шәһәренең Кәрим Тинчурин урамы, 7А адресы буенча урнашкан йортка мемориаль такта куелачак. Тантанада Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы җитәкчелеге катнашачак.
Белешмә
Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казан шәһәрендә туа.
1922-1928 елларда һәм 1934-1938 елларда П.И.Чайковский исемендәге консерваториядә белем ала.
1930-1934 елларда Татар дәүләт академия театры труппасында эшли.
1938-1948 елларда - Татар опера һәм балет театры солисты була.
Композитор буларак үзенең иҗат эшчәнлегендә Сара Садыйкова 400 гә якын җыр, ике зур музыкаль-сәхнә әсәре, 18 спектакльгә музыка иҗат иткән.
1986 елның 7 июнендә Казанда татар зиратында җирләнә.
Сара Садыйкова ТАССРның атказанган артисты (1939), ТАССРның халык артисты (1977), РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1984), ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1990).