Шушы көннәрдә язучы Фаил Шәфигуллинның фаҗигале вафатына 30 ел тулды. Шул нисбәттән 12 апрельдә 17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында “Фаил язы” дип исемләнгән искә алу кичәсе узачак.
Фаил Шәфигуллин татар әдәбиятының барлык тармакларында да иҗат итте. Җыр җанрына да тирән хөрмәт белән карады. “Туган илем буйлап кай якларга гына барып чыксам да, җыр телен белгән кешеләр очраттым мин, кардәшләрем, дусларым, якташларымны таптым”, – дип язды ул.
Фаил Шәфигуллин балалар өчен дә искиткеч гүзәл ике повесть, берсеннән берсе матур йөзләгән хикәя һәм шигырьләр калдырды. Ул – күңеле белән шагыйрь, колачы белән прозаик иде. Шуңа күрә аның прозасы җырларда гына була торган үзенә бер төрле моң, дәртле, сагышлы, тирән хисле моң белән өретелгән.
Кичәдә Фаил Шәфигуллинның иҗатташ дуслары, якыннары, күренекле язучылар, җырчылар, Татарстанның сәнгать әһелләре катнаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте