Алабугада «Риваятьләр җире» күргәзмәсе ачыла

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

20 февральдә  Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының  Күргәзмәләр залында Сарапул  тарихи-архитектура һәм сәнгать  музей-тыюлыгы фондларыннан «Риваятьләр җире» күргәзмәсе ачыла.

Бу проект Удмуртия һәм Кама буе халыкларының этник мирасын ачуга юнәлтелгән. Күргәзмә рус, татар, башкорт, удмурт, марый милләтләренең көнкүреше һәм мәдәнияте белән таныштыра. Экспозиция биш бүлектән тора, анда 350 экспонат тәкъдим ителә. Бу XIX-XX гасыр урталарындагы зәркән бизәнү әйберләре, музыка кораллары, милли костюмнар, кием – салым һәм көнкүреш әйберләре, өй җиһазлары, хезмәт кораллары, шулай ук китаплар, фоторәсемнәр һәм башкалар.

Күргәзмәдә совет рәссамы Николай Косолаповның (1899-1974) көндәлек крестьян тормышыннан график әсәрләре булачак.

Күргәзмә 2021 елның 20 февраленнән 21 мартка кадәр эшли.

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International