Казанда А.В.Котков исемендәге XXX республика рус хор музыкасы фестивале уза

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Фестиваль 2021 елның 13 февралендә А.С.Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә ачыла. Концерт программасының беренче бүлеге шул ук көнне 14.00 сәгатьтә башлана.

Концерт программасының икенче бүлеге һәм фестивальне тантаналы ябу 2021 елның 14 февралендә С.Сәед-Галиев исемендәге мәдәният сараеның концерт залында узачак.

Концерт башланыр алдыннан фестивальдә катнашучылар һәм тамашачылар өчен А.С.Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә һәм С.Сәед-Галиев исемендәге мәдәният сараенда сәнгать осталарының декоратив-гамәли күргәзмә-ярминкәсе эшләячәк, шулай ук төрле мастер-класслар оештырылачак.

Александр Васильевич Котков исемендәге рус хор музыкасы республика фестивале талантлы музыкант, халык хор иҗаты энтузиасты, С.Сәед-Галиев исемендәге мәдәният сараеның «Рус җыры» халык хорына нигез салучы (2018 елда хорга 55 яшь тулды) истәлегенә үткәрелә. Хорга Дәрвишләр бистәсенең сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт итүчеләр йөргән.

1991 елның  февралендә беренче тапкыр хәтер  кичәсе һәм дуслар өчен кечкенә генә концерт буларак узган чара ел саен үткәрелә торган фестивальгә әйләнә. 30 ел эчендә фестивальдә республиканың күп кенә танылган хор коллективлары һәм рус халык җыры ансамбльләре, шул исәптән балалар, яшүсмерләр һәм студент коллективлары катнашты.

Соңгы 3 елда фестивальдә Татарстанның барлык муниципаль районнарыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән иҗат коллективлары катнашты.

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе-Светлана Измайлова, ТР Президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать Советы әгъзасы, Казан шәһәренең «Рус җыры» халык хоры һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йортының «Кудерушки» славян җыры халык ансамбле җитәкчесе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.

Фестиваль Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Халыклары ассамблеясе, Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты ярдәме белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International