21 һәм 22 нче февраль (17:00 сәгатьтә) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Утка очкан күбәләктәй...” спектакле премьерасы була.
Әсәрнең авторы – Нәбирә Гыйматдинова (Тәслимә Хәләф инсценировкасы). Спектакльнең жанры – романтик драма.
Режиссёры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Рәссамы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Гыйльметдинов, композитор – Ильяс Камал, ут кую буенча рәссам – Илдар Шакиров. Яшь чикләве – 16+.
Спектакльдә Татарстанның халык артистлары Сәкинә һәм Рамил Минхановлар; Татарстанның атказанган артистлары – Гүзәл Гайнуллина, Гөлчәчәк Хафизова, Харис Хөснетдинов. Театрыбызның талантлы артистлары – Салават Хәбибуллин, Зөлфәт Закиров, Лилия Камалиева, Диләрә Фәттахова, Альбина Гашигуллина, Эдуард Никитин; театрыбызның баянчысы – Алмаз Ахунов. Һәм Казан театр училищесы студентлары катнаша.
Спектакль турында:
Җаны яктыга, җылыга тилмергән, мәхәббәткә, назга сусаган Мөнәвәрәне ире сугышка киткәндә үз урынына урманчы итеп калдыра. Яшь хатын Сәфәре утырткан урманны күз карасыдай кадерләп саклый. (Хәер, халык урманга тими, кырыс холыклы Сәфәр кайтыр да, җәзасын бирер дип курка). Көннәрнең берендә, ирен көтеп дүрт ел буе беръялгызы урманда җан асраган Мөнәвәрәнең “күңел урманы”нда көтелмәгән үзгәреш була.
Йөрәгендә мәхәббәт давылы купкан Мөнәвәрә ике ут арасында кала. Инде нишләргә? Табигате белән коры, тупас ирен көтәргәме, әллә “гомер буе салкын кочакта туңып яшәгәнче, янып үлүем артык” дип, гүя күбәләктәй, утка ташланыргамы?
“Утка очкан күбәләктәй...” – хатын-кыз җаны һәм соңлап килгән мәхәббәтнең татлы да, ачы да икәнлеге турында романтик спектакль.