И.А.Крыловның әсәрләрен рус һәм татар телләрендә уку буенча "Үзебез өчен Крыловның әхлак дөньясын ачабыз" дип исемләнгән республика конкурсына гаризалар кабул ителә

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Конкурс басня язучы И.А.Крыловның әдәби мирасын популярлаштыру, аның иҗатына кызыксыну үстерү һәм Татарстан Республикасы гражданнарының укыту-танып-белү эшчәнлеген стимуллаштыру максатыннан үткәрелә.

Конкурсның төп бурычлары:

- иҗат  сәләтен үстерү һәм авторның  әдәби уй-фикерен аңлата ала торган иң талантлы башкаручыларны ачыклау;

- патриотик  тәрбия формалаштыру;

- Татарстан  Республикасы халкының үз-үзләрен иҗади яктан күрсәтүе һәм инициативаларга активлашуы;

- халыкны  иҗат һәм тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү;

- Татарстан  Республикасы гражданнарын илнең  әдәби мирасына тарту.

Конкурста барлык теләүчеләр катнаша ала. Конкурска шәхси гаризалар кабул ителә. Конкурс шартлары, бәяләү критерийлары белән тулырак түбәндәге Нигезләмәдә танышырга була. Гариза формасы кушымта буларак бирелә. Нигезләмә.doc.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International