Татар китабы йортында Шәриф Камал исемендәге әдәби премия лауреатларын бүләкләделәр. Премиягә Алинә Хәбибуллина («Проза» юнәлеше) һәм Азат Якупов («сәнгатьле тәрҗемә» юнәлеше) лаек булды. Тантаналы бүләкләүдән соң лауреатларга шагыйрь Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) бүләк иткән Шәриф Камалның шәхси каләме белән «лауреатлар китабы»на үз тәэсирләрен язып калдыру мөмкинлеге бирелде. Бу язучы фатихасы кебек яңгырады.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният министры һәм Шәриф Камал премиясе эксперт комиссиясе рәисе Ирада Әюпова, Татарстан Республикасының халык шагыйре, эксперт комиссиясе рәисе урынбасары Разил Вәлиев, әдәби тәнкыйтьче, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Вице-президенты Дания Заһидуллина, драматург, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, прозаик, Татар китап нәшрияты редакторы Галимҗан Гыйльманов, прозаик, maratkabirov.com интернет-платформасын төзүче Марат Кабиров, прозаик, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, прозаик, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Ландыш Әбударова, профессор, КФУның чит телләр югары мәктәбе тәрҗемә итү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтының халыкара мөнәсәбәтләр теориясе һәм практикасы кафедрасы мөдире Светлана Тахтарова, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе деканы Эльмира Хәбибуллина катнашты.
Тантанадан соң Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова яшь прозаиклар һәм тәрҗемәчеләр белән очрашты. Министр әдәбият белән беррәттән тәрҗемәчелек эшчәнлегенә дә җитди игътибар бирелергә тиеш, дип билгеләп үтте.
"Сәнгатьле тәрҗемә - ул сүзне бер телдән икенчесенә күчерү генә түгел, ә чын иҗади эш. Сезнең менә дигән мәйданчыгыгыз бар, монда яңа кызыклы юнәлешләрне үстерергә кирәк, ә без сезгә ярдәм итәчәкбез»,- дип билгеләп үтте Ирада Әюпова.
Яшь авторлар үзләренең фикерләре, киләчәккә планнары белән уртаклаштылар, яңа проектлар булдыру һәм аларны тормышка ашыру теләген белдерделәр.
Шәриф Камал декадасы гыйнвар-февраль айларында дәвам итәчәк һәм аның туган көнендә – 27 февральдә тәмамланачак. Чаралар арасында язучының иҗатын өйрәнүгә һәм пропагандалауга багышланган түгәрәк өстәл, туганнары белән очрашу, язучының мирасын саклаучы Эльза Шакирова белән фильм-әңгәмә, премиягә дәгъва итүче әсәрләрнең иҗат укулары циклы каралган.
Белешмә
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музее (татар китабы йорты) яшь язучылар өчен Шәриф Камал исемендәге әдәби премия «Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләрен булдырды.
2020 елның 15 декабренә кадәр Шәриф Камал премиясенә дәгъва кылучыларның эшләре кабул ителде. «Проза» номинациясендә 18 авторның хезмәте, «әдәби тәрҗемә» номинациясендә 33 авторның эше кабул ителде. Эшләр Шәриф Камал премиясе эксперт комиссиясе әгъзалары тарафыннан тикшерелде.
22 декабрьдә Татар китабы йортында жюри әгъзалары һәм экспертлар җыелышы узды, конкурска тәкъдим ителгән эшләр каралды. Утырыш нәтиҗәләре буенча Шәриф Камал исемендәге премия лауреатларын билгеләделәр.