Г.Камал театрының кече залында пьесалар уку оештырыла

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

29, 30, 31 гыйнварда, Камал театрының Кече залында "Яңа татар пьесасы 2020" лабораториясендә катнашкан яшь драматургларның пьесалары укылачак.

Укулар Камал театры актерлары катнашында һәм режиссерлар җитәкчелегендә узачак. Пьесалар рус теленә синхрон тәрҗемә белән татар телендә укылачак.

Укуларның расписаниесе:

29 гыйнвар 14.00 сәг.

Алсу Хәлимова «Анарлы йорт»

Булат Минкин «Tatar trip»

Ильмира Әлетдинова «Әти»

Рузәл Әхмәдиев «Гөнаһ көче»

30 гыйнвар 14.00 сәг

Артур Шәйдулла «Әти көне»

Миләүшә Имамназарова «Бастырылу»

Рәдиф Кашапов «Хәтәр хәтер кыйссасы»

Алсу Вәлиуллина «Җәйнең бер киче/Летний вечер»

31 гыйнвар 14.00 сәг

Дилә Хәйретдинова «Безнең өйнең йозагы»

Раил Рәшитов «Тереләй күмелгән»

Сөмбел Гаффарова «Туплы уен»

ТАМАШАЧЫЛАРГА РЕГИСТРАЦИЯ УЗУ ӨЧЕН: https://vk.com/topic-2064120_46959253

АККРЕДИТАЦИЯ ҮТҮ ӨЧЕН: pr@kamalteatr.ru, 293-83-18, 89274464542 (Илшат Латыйпов)

«Яңа татар пьесасы 2020» лабораториясен һәм конкурсын Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге гамәлгә куя. «Яңа татар пьесасы 2020»  лабораториясен һәм конкурсын Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International