Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале башлана

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

2021 елның 1-27 февралендә М. Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә XXXIX Ф.И.Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале узачак.

Форум афишасында 9 спектакль һәм опера сәхнәсе йолдызлары катнашында 2 гала-концерт булачак.

Фестивальдә Россиянең алдынгы театрларыннан чакырылган 40ка якын җырчы һәм дирижерлар катнашачак. Зур, Мариинский, Михайловский, «Яңа Опера», К.Станиславский музыкаль театры, В.И. Немирович-Данченко, Екатеринбург һәм Красноярск опера театрлары, шулай ук АКШ, Италия һәм Белоруссиядән килгән кунаклар да булачак. Алар белән бергә спектакльләрдә М.Җәлил театры опера труппасының әйдәп баручы солистлары чыгыш ясаячак. Башкаручыларның исемнәре театрның рәсми сайтында язылган: kazan-opera.ru.  

Быел фестивальнең параллель программасын үткәрү планлаштырыла, ул өч юнәлештән торачак: ачык репетицияләр, ачык лекцияләр һәм фестивальдә катнашучы артистлар белән онлайн-очрашулар. Параллель чаралар турында тулырак мәгълүмат якын арада театрның рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдә урнаштырылачак.

Хөрмәтле журналистлар! XXXIX Халыкара опера фестивален матбугатта яктыртырга чакырабыз. Аккредитация электрон рәвештә кабул ителә. Почта: tgatob@gmail.com.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 231-57-62

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International