Казанда Шәриф Камал исемендәге әдәби премияне бүләкләү тантанасы узачак

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен «Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, Җиңүчеләргә премияләр тапшыру тантаналы рәвештә 26 гыйнвар көнне 13:00 да Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында (Татар китабы йорты) уздырылачак.

Премия Шәриф Камалның әдәби мирасын популярлаштыру, прозаның кече жанрында (хикәя, новелла, кечкенә повесть) иҗат итүче талантлы яшь авторларны барлау, әлеге жанрны үстерү, яшь авторларның әдәби эшчәнлеген стимуллаштыру, киң җәмәгатьчелек игътибарын тере әдәби процессның феноменына җәлеп итү максатыннан гамәлгә куелган иде. Шулай ук без татар әдәбиятын башка телләргә тәрҗемә итү һәм таныту, үзебездә тәрҗемәчеләр тәрбияләүне дә тормышка ашыруны максат итеп куйдык – бу җәһәттән КФУ ның Халыкара мөнәсәбәтләр институты Чит телләр һәм тәрҗемә Югары мәктәбенең мөгаллимнәре белән белгечләре ярдәмгә килде.

 

Шәриф Камал ХХ йөз башында татар прозасына жанр һәм тема яңалыгы алып килгән язучыларның берсе. Аеруча ул хикәя, новелла, кечкенә повестьлары белән таныла. Без, прозаикларның эшләрен кабул иткәндә, нәкъ менә аның традицияләрен дәвам итүне максат итеп куйдык. Тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли Шәриф Камал, әйтик, Михаил Шолоховның үз заманында бөтен СССРга билгеле булган “Күтәрелгән чирәм” романын тәрҗемә итә. Шулай ук, бик күп яшьләр өчен остаз, фатиха бирүче була.

 

2020 елның 15 нче декабренә кадәр конкурста катнашырга теләүчеләрдән эшләр кабул ителде. «Проза» номинациясенә – 18 автордан, «Әдәби тәрҗемә» номинациясенә 33 автордан эш кабул ителде. Эшләр Шәриф Камал премиясе экспертлар комиссиясе әгъзаларына тапшырылды һәм алар тарафыннан укылды.

22 нче декабрь көнне Татар китабы йортында казыйлар һәм экспертларның җыелышы узды, конкурска килгән эшләр тикшерелде. Иҗади эшләрне тикшерү һәм сайлап алу бәхәсләр дә уятты, әдәби барышыбыз турындагы кызыклы һәм әһәмиятле сөйләшүләргә нигез булды.

Гыйнвар дәвамында Татар китабы йортының интернет-платформаларында “Остазлар мәктәбе” старт алды – премиягә дәгъва кылган яшьләргә проза һәм тәрҗемә буенча ачык дәресләр, мастер-класслар уздырылды.

Шәриф Камал премиясен ниятләгәндә, алдыбызга куйган максатларның тагын берсе шул иде: яшь авторны һәм аның текстларын укучысына илтеп җиткерү, иҗади миджын булдырып, үзен киң җәмәгатьчелеккә таныту. Бу җәһәттән, без Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының яшь, күркәм актерлары Булат Гатауллин, Алсу Фәйзуллина, Рамил Вафин һәм Алсу Шакированы җәлеп итеп, һәр авторның әсәре буенча видеороликлар төшердек, җиңүеләрнең әсәрләре буенча шулай ук буктрейлерлар әзерләнә.

Шәриф Камал айлыгы гыйнвар-февраль аенда әле дәвам итәчәк һәм аның туган көнендә – 27 февральдә төгәлләнәчәк. Татар әдәбиятының классигына багышланган чаралар арасында әдипнең иҗатын бүгенге цифра һәм динамикага күчкән заманда өйрәнү, пропагандалауга багышланган түгәрәк өстәл дә, туганнары белән очрашу, мирасын саклаучы Эльза Шакирова белән фильм-әңгәмә дә, премиягә дәгъва кылучы авторлар белән таныштырулар циклы да узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International