Уку осталыгына конкурс игълан ителде

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәге «Без батырлыкны гасырлар буе данлыйбыз» дип исемләнгән уку осталыгына конкурс игълан итә.

Конкурс үсеп килүче буынны рус халкының гореф-гадәтләрен белүне, сәләтле балаларны укуга җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар чакырыла.

Бәйге 2021 елның 15 гыйнварыннан 26 февраленә кадәр 3 номинация буенча үткәрелә:

- проза

- шигърият

- әдәби  композиция.

Конкурс турында нигезләмәне А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәкнең рәсми сайтында укырга мөмкин.

Элемтәгә керү өчен телефон: 8 (843) 236-03-58

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International